Әлмәттә махсус хәрби операциядәгеләргә маскировкалау челтәре үрергә ярдәм итүне сорыйлар

Әлмәттә махсус хәрби операциядәгеләргә маскировкалау челтәре үрергә ярдәм итүне сорыйлар

Өлешчә мобилизация игълан ителгәннән бирле илебез иминлеген сакларга киткән Әлмәт хәрбиләренә гуманитар ярдәм оештырып җибәрүчеләр эшләрен бик актив рәвештә алып бара. Берәүләр маскировкалау челтәрләре үрә, икенчеләре «Леший» костюмын тегәр өчен өлгеләр ясый. Студентлар да килгәләп йөри. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Шулай да җәйге-көзге чорда маскировкалау челтәрләре үрергә килүчеләрнең саны кимегән. Бүген барлыгы 15 кеше генә калган.

«Әлбәттә, әлегә халык бакча эшләре белән мәшгуль булды. Бәлки арыганнардыр да инде. Без әлмәтлеләрнең кабаттан, элеккеге кебек үк, бердәм булып, безгә кушылуларын теләр идек. Үзләре килә алмаганнар акчалата да ярдәм итә ала. Безнең штабның ишекләре һәркем өчен ачык. Авыл җирлекләре дә баштарак бик актив эшләде, челтәрләрен үреп, безгә китерәләр иде. 322нче маскировка челтәрен үрергә керештек», – дип сөйләде Рәмия Галимова.

Госпитальләргә медикамент, подгузник, урын-җир әйберләре, инвалид коляскалары туплап Зәй каласына озатканнар. Төп база шунда. Анда гуманитар йөк формалаштырыла һәм фронт яны госпитальләренә озатыла. Госпитальләргә бар нәрсә дә кирәк – калактан алып савыт-сабага һәм чәйнеккә кадәр. Хәрбиләр белән элемтә торалар, нәрсә кирәк булуын алар үзләре хәбәр итә.

Алар азык-төлеккә, кием-салымга ихтыяҗ кимегәнен, ә менә маскировкалау челтәрләренең, «Леший», снайперлар һәм разведчиклар өчен «Кикимора» костюмнарының, тактик носилкаларның аеруча кирәк булуын әйтеп тора.

«Финанс ярдәме күрсәтүчеләрнең акчаларына тепловизор, генератор, балта, чүкеч, төзелеш материаллары сатып алып җибәрә торабыз. Моннан тыш Константин Тимиров командасы ясый торган коры ашлар өчен яшелчәләрне дә штабка китерәләр. Кышкы чорда без йон җепләр сатып алып, солдатларга оекбашлар бәйләргә теләге булганнарга таратып чыккан идек. Салкыннар башланыр алдыннан әлеге эшне кабаттан дәвам итәргә уйлыйбыз», – диде волонтёр ханым.

Adblock test (Why?)

Leave a Reply