Татарстаннан Марсель Гатиятуллин «Россиянең иң яхшы тикшерүчесе» исеменә лаек булды

Татарстаннан Марсель Гатиятуллин «Россиянең иң яхшы тикшерүчесе» исеменә лаек булды

Фото: Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Новгород өлкәсе буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгын тәкъдим иткән юстиция подполковнигы Марсель Гатиятуллин «Россиянең иң яхшы тикшерүчесе» исеменә лаек дип табылды. РФ эчке эшләр министры урынбасары – Россия Эчке эшләр министрлыгының Тикшерү департаменты башлыгы Сергей Лебедев узган җомгада Россия Эчке эшләр министрлыгы системасында башлангыч тикшерү органнары тикшерүчеләренең Бөтенроссия һөнәри осталык бәйгесен ябу тантанасында шул хакта белдерде.

«Безнең хезмәткәрләр – теләсә нинди катлаулылык һәм категориядәге җинаять эшләрен уңышлы тикшерүче югары класслы белгечләр», – дип искәртте ул.

Әлеге бәйгедә Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Новгород өлкәсе буенча Баш идарәсеннән юстиция өлкән лейтенанты Ольга Матвеева – икенче, Россия Эчке эшләр министрлыгы Байкал арты крае буенча идарәсенең юстиция капитаны Олег Боробов өченче урынны алды.

Конкурс программасының аерым номинацияләрендә дә – махсус, техник-криминалистик, медицина, утлы коралдан ату һәм физик әзерлек – иң яхшы хезмәткәрләр бүләкләр белән билгеләп үтелде. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Новгород өлкәсе буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Adblock test (Why?)

Leave a Reply